Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Электрон сигаретлар һәм тәмәке тарту турында нәрсә белергә кирәк?

Электрон сигаретлар һәм тәмәке тарту турында нәрсә белергә кирәк?

 «Мин яшәгән җирдә күпләр электрон сигаретлар я тәмәке тарта. 25 яшькә кадәрге кешеләр арасында беркайчан да тартмаган кеше юк диярлек» (Джулия).

Бу мәкаләдә

 Нәрсәне белергә кирәк?

  •   Тәмәке тарту үлемгә китерә. Никотин — сигарет составындагы төп матдә. Ул агулы, шуңа күрә кешенең организмына зыян китерә. Никотин аркасында кеше сигарет тартуга ияләшә, бәйле булып китә. АКШтагы Чирләрне контрольдә тоту һәм профилактика буенча үзәкнең тикшерүләреннән күренгәнчә, «бөтен дөнья буенча тәмәке тарту күп кешенең авыруына һәм вакытыннан алда үлүенә китерә».

     «Мин — медик һәм, УЗИ кабинетында эшләгәнгә, тәмәке тартуның эчке органнарга нинди зыян китергәнен күрәм. Тәмәке тартучыларның кан тамырларында күп „бляшкалар“ хасил була. Мин үземнең сәламәтлегемне кадерлим, шуңа күрә тәмәке тартмыйм» (Тереза).

     Син белә идеңме? Сигаретта якынча 7 000 химик матдә бар, аларның күпләре агулы. Тәмәке тарту аркасында һәр ел миллионлаган кеше авырып үлә.

  •   Электрон сигаретларда да агулы матдәләр бар. Электрон сигаретлар тарту «вейпинг» дип атала. Тартуның бу төре дә үпкәләргә зыян китерә. Ул хәтта үлемнең сәбәпчесе була ала. Электрон сигаретларда һәм вейпинг өчен кулланылган башка җайланмаларда, мәсәлән «вейп-ручкаларда», гадәттә, никотин бар. Электрон сигаретлар турындагы бер бюллетеньда әйтелгәнчә, никотинга ияләшкәч, «яшь кеше җиңел генә башка наркотикларга да күчәргә мөмкин».

     «Еш кына электрон сигаретларның исемнәре кызыктыргыч була, мәсәлән „Татлы вата“ яисә „Чия бомбасы“. Аларның хуш исле төтеннәре дә балаларны һәм яшүсмерләрне җәлеп итә. Болар аркасында алар сигарет тартуның куркынычлары турында оныта» (Миранда).

     Син белә идеңме? Электрон сигаретлардан чыккан төтен су пары гына түгел. Анда агулы матдәләр, шул исәптән авыр металлар да, бар. Бу матдәләр үпкәләргә утыра.

 Тәмәке тарту һәм вейпинг белән бәйле куркынычлар

  1.  1) Акыл һәм игътибар туплау сәләтләренең кимүе, кәеф белән бәйле авырлыклар (аеруча яшьләрнең)

  2.  2) Уртлар ялкынсынуы һәм тешләр черүе

  3.  3) Хроник үпкә ялкынсынуы һәм йөрәк авырулары

     Астма чиренең көчәюе

     Ашказаны авырулары һәм күңел болгану

 Нәрсә эшләп була?

  •   Төгәл мәгълүмат тап. Кайберәүләр вейпинг зыянсыз я стресстан арынырга булыша дип әйтсә дә, моңа ышанма, ә, үзең тикшерү үткәреп, төгәл мәгълүматка нигезләнгән карар кабул ит.

     Изге Язмалардагы принцип: «Беркатлы кеше һәр сүзгә ышана, ә алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).

     «Тәмәке тартуның һәм вейпингның зыяны турында белгәч, танылган кешеләрнең һәм яшьтәшләреңнең сигарет тартулары инде шулкадәр кызыктыргыч булып күренмәс» (Эван).

     Уйлану өчен сораулар. Тәмәке я электрон сигаретлар тарткан яшьләр чынлап та бәхетлеме? Тәмәке тартып һәм вейпинг белән шөгыльләнеп, алар стрессларны җиңеп чыгарга өйрәнәме? Яисә алар киләчәктә булачак проблемаларның орлыкларын гына чәчәме?

  •    Стресс белән көрәшергә өйрән. Стрессны җиңәргә файдалы эшләр булыша ала. Мәсәлән, физик күнегүләр, китаплар уку һәм яхшы дусларың белән вакыт үткәрү. Шундый файдалы шөгыльләр белән мәшгуль булсаң, стресстан арыныр өчен, тәмәке я электрон сигарет тартырга инде теләгең тумас.

     Изге Язмалардагы принцип: «Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә, ә яхшы сүз күңелен күтәрә» (Гыйбрәтле сүзләр 12:25).

     «Кайберәүләр тәмәке тарту һәм вейпинг стресстан арынырга булыша дип уйлый. Әмма алар, стресстан вакытлыча гына арынсалар да, чынлыкта җитдирәк проблемалар өчен нигез сала. Стресстан котылыр өчен, күпкә яхшырак ысуллар бар» (Анжела).

     Тәкъдим. Шәхсән сиңа стрессны җиңәргә нәрсә булыша ала? Моның турында уйлан. Ярдәм кирәк булса, «Яшьләрнең сораулары» рубрикасында «Мин борчылуны ничек җиңә алам?» дигән мәкаләне укып тикшер.

Бәйлелеккә китерә торган матдәләрне борчылулардан арыну өчен куллану, яңгырда чыланудан качып, көймәдән океанга сикерүгә тиң: проблемаларың артачак кына!

  •    Башкаларның басымына бирешмә. Сыйныфташларың сиңа электрон сигаретлар я тәмәке тартырга тәкъдим итәргә мөмкин. Шулай ук фильмнарда, телетапшыруларда һәм социаль челтәрләрдә дә тәмәке тарту һәм вейпинг шәп нәрсә кебек күрсәтелергә мөмкин. Әмма син бу басымга каршы тор.

     Изге Язмалардагы принцип: «[Җитлеккәннәр] ...үз төшенүчәнлекләрен, куллану аша, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән» (Еврейләргә 5:14).

     «Мәктәптә укыганда, мин сыйныфташларыма ни өчен тәмәке һәм электрон сигаретлар тартмаганымны аңлаттым. Алар мине карашларым өчен хөрмәт итә башлады һәм һаман да басым ясаучылардан хәтта яклады. Гаҗәеп, үз карашларың турында курыкмыйча әйтсәң, бу синең өчен яклау булырга мөмкин» (Анна).

     Тәкъдим. Син яшьтәшләреңнең басымына каршы тора аласыңмы? Сиңа бу яктан ярдәм кирәк булса, «Сорауларыңа җаваплар» дигән китапның 2 томында, 15 нче бүлектә «Мои действия в условиях прессинга» дигән рамканы өйрәнеп чык.

  •   Дусларны акыл белән сайла. Дусларың тәмәке тартуны һәм вейпингны хупламаса, синең үзеңә дә бу шөгыльләргә тартылып китмәскә җиңелрәк булыр.

     Изге Язмалардагы принцип: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр, ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

     «Дусларың тотнаклы, саф йөрәкле булганда, саф тормыш алып барырга күпкә җиңелрәк. Аларның тәртибе яхшы җимешләр китергәнен күргәндә, алар кебек булырга теләгең үсә» (Келвин).

     Уйлану өчен сораулар. Синең якын дусларың сәламәт тормыш рәвеше алып барамы һәм сине моңа дәртләндерәме? Яисә алар тәвәккәлегеңне киметә генәме?

 Марихуана турында нәрсә әйтеп була?

 Кайбер кешеләр марихуана тарту зыянсыз дип әйтә. Әмма бу сүзләр дөреслеккә туры килми!

  •   Тикшерүләр күрсәткәнчә, марихуана, кешенең баш миенә төзәтеп булмаслык зыян китереп, акыл сәләтләрен киметә ала. Марихуана тартучы яшьләр аңа бәйле булып китәргә мөмкин.

  •   АКШтагы Психоактив матдәләр куллануны контрольдә тоту һәм психик сәламәтлекне яклау буенча оешманың бер отчетыннан күренгәнчә, «марихуана тарткан кешеләрнең башкалар белән мөнәсәбәтләрендә кыенлыклар күбрәк, алар начаррак укый, эштә уңышка әзрәк ирешә һәм тормыштан канәгатьлекне әзрәк дәрәҗәдә сизә».

     «Борчылу хисеннән арынырга теләгәнгә, минем марихуана тарту турында уйлар туа башлады. Әмма мин менә нәрсә турында уйландым: минем бит аңа бәйле булып китүем бар, аны сатып алыр өчен күп акча кирәк булачак һәм ул сәламәтлегемә зыян китерә ала. Шулай итеп марихуана тарту тагын да зуррак борчылулар һәм проблемалар гына тудырачагын аңладым» (Джуда).