Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Укытучы белән уртак тел табар өчен, нәрсә эшләргә?

Укытучы белән уртак тел табар өчен, нәрсә эшләргә?

 Усал укытучылар

 Иртәме-соңмы һәр укучы диярлек гаделсез, артык таләпчән я усал укытучыга юлыгыр.

  •   21 яшьлек Льюис болай дип әйтә: «Минем бер укытучым һәрвакыт тупас сүзләр әйтә иде һәм укучыларын хөрмәт итми иде. Ул менә-менә пенсиягә чыгарга тиеш иде һәм аны эштән куып чыгармаслар дип уйлый иде».

  •   25 яшьлек Мелани укытучысының үзенә карата гаделсез мөгамәлә иткәнен исенә төшерә: «Үз мөнәсәбәтен ул күпчелек кеше тоткан диндә булмавым белән аңлатты. Аның сүзләре буенча, мине олы тормышта да яратмаячаклар һәм миңа андый мөнәсәбәткә ияләшергә кирәк».

 Хәтта укытучың авыр холыклы булса да, мәктәптә укуың газап булмасын өчен, киләсе киңәшләрне кулланып кара.

 Киңәшләр

  •   Яраклаша бел. Төрле укытучыларның укучыларга карата таләпләре төрле. Укытучыңның нәрсә теләгәнен аңларга тырыш һәм кулыңнан килгәнне эшлә.

     Изге Язмалардагы принцип: «Зирәк кеше тыңлар да күбрәк үгет-нәсыйхәт алыр» (Гыйбрәтле сүзләр 1:5).

     «Мин укытучыма яраклашырга тиешлегемне аңладым һәм шуңа күрә эшемне нәкъ ул таләп иткәнчә башкарырга тырыштым. Бу миңа аның белән яхшы мөнәсәбәттә булырга булышты» (Кристофер).

  •   Хөрмәт күрсәт. Укытучың белән әдәпле сөйләшергә тырыш. Аның белән бәхәсләшмә. Ул моңа лаек дип уйласаң да, моны эшләмә. Онытма: укытучыларның сиңа яшьтәшенә кебек түгел, ә укучысына кебек карарга хакы бар.

     Изге Язмалардагы принцип: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын, шунда сез һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белерсез» (Көләсәйлеләргә 4:6).

     «Укытучылар хөрмәткә лаек булса да, еш кына укучылар аларга тиешле ихтирам күрсәтми. Шуңа күрә син укытучыңны хөрмәт итәргә тырышсаң, ул синең белән яхшырак мөгамәлә итәр» (Сиара).

  •   Кеше хәленә керә бел. Укытучылар да — кешеләр. Аларның да, һәрберебезнең кебек, борчулары һәм стресслары була. Шуңа күрә «укытучы усал» я «укытучы мине яратмый» дип уйлама.

     Изге Язмалардагы принцип: «Барыбыз да хаталар кыла» (Ягъкуб 3:2, искәрмә).

     «Укытучыларның эше чыннан да авыр. Мин күз алдына да китерә алмыйм: ничек инде алар сыйныфта тәртип урнаштыра һәм балаларны өйрәтә?! Минемчә, үземне дөрес тотсам, укытучыма җиңелрәк булыр һәм ул бер бала турында булса да әзрәк борчылыр» (Алексис).

  •   Әти-әниең белән сөйләш. Әти-әниең — синең иң яхшы дусларың. Алар синең мәктәптә яхшы укуыңны тели, һәм аларның киңәше авыр холыклы укытучы белән дә яхшы мөнәсәбәттә булырга булышыр.

     Изге Язмалардагы принцип: «Киңәшсез, ниятләр таркала» (Гыйбрәтле сүзләр 15:22).

     «Яшьләргә караганда, әти-әниләрнең авырлыкларны хәл итүдә тәҗрибәсе күбрәк. Шуңа күрә аларның киңәшен тыңласаң, син уңышка ирешерсең» (Оливия).

 Укытучы белән сөйләшеп ал

 Кайбер очракларда туган проблема турында укытучың белән сөйләшеп алу урынлы булыр. Сез бәхәсләшә башларсыз дип курыксаң, борчылма: бу сөйләшү генә. Син хәтта бу сөйләшүнең никадәр җиңел һәм файдалы булачагына гаҗәпләнергә мөмкин.

 Изге Язмалардагы принцип: «Тынычлыкка өлеш кертүче нәрсәләргә омтылыйк» (Римлыларга 14:19).

 «Укытучың сиңа гына кырыс мөгамәлә күрсәтә дип тоелса, аның үзеннән сора: син аны берәр ничек күңелсезләндермәдеңме? Аның җавабы сиңа яхшыртасы якларыңны күрергә булышыр» (Юлиана).

 «Укытучы белән дәресләргә кадәр я аннан соң икәүдән-икәү калып, тыныч кына сөйләшеп алу иң яхшысы булыр. Бәлки, ул сине игътибар белән тыңлар һәм сиңа мөнәсәбәтен үзгәртер» (Бенджамин).

ТОРМЫШТАН ОЧРАК

 «Мин начар укыдым, һәм укытучым миңа бер дә булышмады. Тормышым чыдый алмаслык булганга, мин хәтта мәктәпне ташларга теләдем.

 Мин башка укытучы белән киңәшләштем. Ул болай диде: „Ул сине яхшы белми, син дә аны яхшы белмисең. Аңа үз проблемаң турында әйтергә кирәк. Шулай итеп син үзеңә генә түгел, ә аңардан курыккан башка укучыларга да булышырсың“.

 Мин моннан курка идем. Ләкин бу киңәш турында уйлангач, мин аның хаклы булуын аңладым. Хәлне үзгәртергә теләсәм, миңа беренче булып адым ясарга кирәк иде.

 Шуңа күрә киләсе көнне мин, укытучы янына килеп, хөрмәт белән сөйләшеп алдым. Мин аңа безне укытканы өчен рәхмәт белдердем һәм дәресләрдән мөмкин кадәр күбрәк файда алырга теләгәнемне әйттем. Мин шулай ук проблемамны аңлаттым һәм нәрсә эшләргә дә белмим дидем. Ул миңа киңәшләр бирде һәм хәтта дәресләрдән соң я электрон почта аша ярдәм итәргә тәкъдим итте.

 Мин бик гаҗәпләндем! Бу сөйләшү ярдәмендә минем һәм укытучым арасындагы стена җимерелгәндәй булды. Нәтиҗәдә миңа мәктәптә уку җиңелрәк булып китте» (Мәрьям).

 Киңәш. Укытучың белән уртак тел табу авыр булса, моңа олы тормышка әзерләнүгә кебек кара. 22 яшьлек Камилә болай ди: «Мәктәпне тәмамлагач, син авыр холыклы күп кенә начальникларны очратырсың. Инде хәзер укытучың белән туган проблемаларны хәл итәргә өйрәнсәң, бу сиңа киләчәктә төрле кешеләр белән уртак тел табарга булышыр».