Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Минем яшисем килми. Нәрсә эшләргә?

Минем яшисем килми. Нәрсә эшләргә?

 «Берничә ел элек миңа шулкадәр авыр булды, һәр көн янгын сүндереп йөргәндәй булдым. Шул көннәрдә үз-үземә кул салырга уйлар туып торды. Дөресен генә әйткәндә, үләсем килми иде. Минем газапларымны гына юк итәсе килә иде» (Джонатан, 17 яшь).

 Бер сораштыруда 14 меңгә якын укучы катнашкан. Якынча 3 меңе соңгы ел дәвамында үз-үзенә кул салу турында җитди уйланган a. Син дә яшәүнең мәгънәсе юк дип уйлыйсың икән, нәрсә эшләп була?

  •   Ашыкма. «Хисләргә бирелеп эш итмәячәкмен!» — дип әйт үзеңә. Проблема хәл итмәслек булып күренсә дә, аны чишәргә булышучы кайбер кораллар бар.

 Син үзеңне лабиринтка эләккәндәй хис итәсеңдер. Ләкин бу хисләр генә. Синең ситуацияңне хәл итәрлек чаралар бар. Дөрес ярдәм күрсәтелсә, проблемадан чыгу юлын бик тиз табып булыр.

  •  Изге Язмалардагы принцип. «Безне һәр яктан каты кысрыкласалар да, почмакка китереп кысмадылар. Без аптырашта калсак та, котылгысыз хәлдә түгел» (2 Көринтлеләргә 4:8).

     Киңәш. Әгәр үз-үзеңә кул салу уйлары көчлерәк булып китсә, я тыңгы бирмәсә, бу яктан ярдәм күрсәтә торган урыннарга мөрәҗәгать ит. Мәсәлән, андый кешеләргә махсус ярдәм күрсәтә торган телефон номерына я ашыгыч ярдәмгә шалтырат. Анда эшләүчеләр ярдәм итәр өчен өйрәтелгән. Алар сиңа чыннан да булышырга тели.

  •   Берәрсе белән сөйләш. Шуны истә тот: синең турында кайгыртучы һәм сиңа ярдәм итәргә теләүче кешеләр бар. Мәсәлән, синең дусларың һәм синең гаиләң. Аларга барысын сөйләп бир, югыйсә алар синең хәлең турында белмәс.

 Кайбер кешеләргә ап-ачык күрер өчен күзлек кияргә кирәк. Синең өчен шундый күзлек дустың була ала. Ул сиңа туган проблеманы ачыграк күрергә һәм кабат яшәү теләген кайтарырга булыша ала.

  •  Изге Язмалардагы принцип. «Бәхетсезлеккә очраганда аңа [чын дуска]... таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

     Киңәш. Сөйләшүне болай башлап була: «Соңгы вакыт мине күп кенә тискәре фикерләр борчый. Синең белән моның турында сөйләшсәм буламы?» Я болай дип әйтеп була: «Кайбер авырлыклар туды һәм мин, күрәсең, аларны үзем генә чишә алмам. Миңа булыша алмассыңмы?»

  •   Табибка бар. Борчылулар я депрессия кебек авырулар кешенең яшәргә теләген урлый ала. Әмма андый хәлне дәвалап була!

 Мәсәлән, грипп белән авырсаң, ашарга теләгең югалырга мөмкин, ә депрессия аркасында, синең яшәргә теләгең югалырга мөмкин. Ләкин бу авыруның ике төрен дә дәвалап була.

  •  Изге Язмалардагы принцип. «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк» (Маттай 9:12).

     Киңәш. Җитәрлек йокларга, физик күнегүләр ясарга, файдалы ризык ашарга тырыш. Физик сәламәтлек эмоциональ сәламәтлеккә тәэсир итә ала.

  •   Дога кыл. Изге Язмаларда Барлыкка Китерүчебез «йөрәгебездән бөегрәк һәм бар нәрсәне белә» дип әйтелә (1 Яхъя 3:20). Аңа бүген үк дога кыл. Аңа аның исемен, Йәһвә исемен, кулланып, чын күңелдән дога кыл.

 Кайбер нәрсә бик авыр һәм аны үзең генә күтәреп бара алмыйсың. Синең Барлыкка Китерүчең, Йәһвә, сиңа булышырга тели.

  •  Изге Язмалардагы принцип. «Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны... саклаячак» (Филипиялеләргә 4:6, 7).

     Киңәш. Йәһвәгә үз проблемаң турында сөйләп бир һәм шуның турында уйлан: аңа бүген нинди бер нәрсә өчен рәхмәт әйтергә теләр идең (Көләсәйлеләргә 3:15). Рәхмәтле булу тормышка уңай караш белән карарга булыша.

 Яшәргә теләкне югалтсаң, ярдәм эзлә. Бу мәкалә башында искә алынган Джонатан нәкъ шулай эшләгән дә. Ул болай ди: «Миңа әти-әнием белән күп кенә сөйләшергә һәм табибларга барырга туры килде. Әмма хәзер мин үземне күпкә яхшырак хис итәм. Тормышымда әле дә кара һәм ак полосалар булып торса да, үз-үземә кул салу турында бүтән уйланмыйм».

a Бу сораштыруны 2019 елда Кушма Штатлардагы «Авыруларны контрольда тоту һәм аларга диагностика ясау үзәге» үткәргән.